#ббтсәламәтлек Үлгән бал кортлары белән дәвалану. #ббткорт #ббтүлгәнкорт Умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми,дару ясап кулланып була. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк. Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 л кортны 1,5 ллы шешәгә салып аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбенә 100әр г 20-30 процентлы прополис төнәтмәсе өстәргө дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттыра. Төнәтмәне ничек эчәргә: 1 тамчы 1 яшь исәбеннән эчелә.Тамчыларны ярты стакан җылымса суга салып, көнгә бер тапкыр ( ашаганнан соң ) бер вакытта гына эчәргә Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала табарга сәләтсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны- эчәк тракты авырулары, диабет, йөрәк-кан тамырлары сырхаулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт һәм буындагы тайпылышларны дәвалый. Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич 1 бер чәй кашыгы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъдарын әкренләп 1 аш кашыгына җиткерәләр. Умыртка баганасы, буыннар авыртканда, йоклар алдыннан, кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәләр . 200 г үсемлек маена 1 аш кашыгы он хәленә китерелгән корт салып пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар. Дәвалану өчен кортның кайчан җыйганы да ярый. Тик күгәргән булмасын, хуш исле, корт оялары химикатлар белән эшкәртелмәгән булсын .Әгәр умарталар төрле чирләргә каршы агулы химикатлар белән эшкәртелгән булса, “подмор”дан ясалган төнәтмәләрне эчәргә киңәш ителми, тик сызлаган урыннарга сөртү өчен генә кулланып була. “Подмор”ның үзен бер генә ел саклагыз, ә спирт белән ясалган төнәтмәсен караңгы төстәге савытка салсагыз, суыткычта өч ел сакларга мөмкин. Кыш чыккан кортларның күбесе эчәкләрен чистартырга өлгермәгән килеш үлә.Мондый кортлардан ясалган төнәтмә дә сызлаган урынга сөртү өчен генә бара. Үлгән корттан (подмор ) ясалган даруларның файдасын санап бетерерлек түгел. Борынгылар " "подмор" үлгәннәрне дә торгыза"- дигәннәр. Кортчылык продукциясенә аллергия булган очракта куллану тыела. Врач белән киңәшләшергә онытмагыз. Мәгълүмат- интернет киңлекләреннән алынды.