"Киек каз юллары" җырын өздерүче Артур Хасанов кем ул? 👇👇👇👇 Артур – татар егете, Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә дөньяга килгән. 11 нче сыйныфка күчәр алдыннан, шәхси сәбәпләр аркасында, җырчының гаиләсе Илеш районының Лаяшты авылына күченеп кайта. 11 сыйныфны Артур авыл мәктәбендә тәмамлаган. «Өлкән сыйныфларда укыганда ук музыка белән кызыксына һәм мөстәкыйль рәвештә  шөгыльләнә башладым. Ләкин, профессия сайлау вакыты җиткәч, җитдирәк һөнәр иясе буласы килде. Уфаның радиоэлектроника көлиятенә укырга кереп, МЧС кафедрасын тәмамладым. Укып бетергәч, бер ел армиядә хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән кайткач та һөнәрем буенча эшләмәдем. Музыкага тартылуым барыбер үзенекен итте. Башта Югары Яркәй мәдәният йортына, кабат Туймазы татар дәүләт драма театрына тавыш операторы булып урнаштым. Яркәйдә вакытта халык театрында да уйнап йөрдем. Соңгы елларда Дүртөйле мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләдем. Барлык уздырылган концертларда да катнашып килдем. Повестканы 25 сентябрь көнне иртән өйгә китерделәр. 26сы иртән алып та киттеләр. Җыенырга да вакытың булмаган икән. 4ләрдә военкоматтан кайттым. Кичен, саубуллашырга дип, бөтен туганнарым җыелды. Икенче көнне үзем эшли торган мәдәният йорты яныннан алып киттеләр. Анда да җырладым әле мин, русча җыр. -Армиядә кайсы якта хезмәт иткән идең? -Елань шәһәрендә һәм Әрмәнстанда. -Хәрби тәҗрибәң булгач, чакыру килер дип уйлагансыңдыр? – Юк шул, уйламаган идем. Ләкин килде. -Китәсең килеп киттеңме? -Кирәк булгач, повестка килгәч, китәсең инде. -Калу, отсрочка ясау мөмкинлеге булмадымы? -Мөмкинлекләр… Мин сорап та тормадым, дөресен әйткәндә. Сау-сәламәт, хезмәт иткән егет мин. Ә болай китәсем бер дә килмәде инде. Бер кешенең дә гаиләсеннән аерылып чыгып китәсе килмәгәндер. Аралаша торган егетләр минем җырлаганны беләләр. Шул арада кайсыдыр «старший» янына барып, мине дә җырлатуларын сораган. Көе телефонымда бар иде. Мин әлеге җырны күптән түгел генә өйрәндем. Мәдәният йортының сезонны ачу концертында башкарырга тиеш идем. Кызганычка, сәхнәдән түгел, хезмәттәшләрем алдында җырларга туры килде. Әлеге җырны публикага беренче тапкыр җырлавым. Киек каз юллары Җаным моңнар тулы, Әйтер сүзем калды. Бермәлне барысы Югалды, югалды. Кайларда, кайларда, Бүген син кайларда?.. Кайдан эзлим сине, Кояшта, айларда?  Кушымта: Киек каз юллары Югары, югары. Исемең кабатлап, Саныймын йолдызларны. Үткәннән җавапны, Беләмен, эзлисең. Күп нәрсә үзгәрде, Ник шуны сизмисең? Мин башка, син башка, Тимә син язмышка. Күңелләр охшаган Яралы аккошка. Гөлфия Шакирова сүзләре, Гүзәлия көе. (Филүс Каһиров репертуарыннан)